Яңа Савин районында узган вакансияләр ярминкәсендә 200дән артык кеше катнашты

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

20 нче апрель көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарага 218 кеше килгән.

Татарстанлыларга «Элекон заводы» АҖ, И.К. Кабушкин исемендәге Трамвай депосы «Метроэлектротранс» МУП, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, «Уютный дом» ИК» ҖЧҖ, «Тандер» АҖ, «Аромат» АҖ, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ үз вакансияләрен тәкъдим иттеләр. Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: хезмәтне оештыру буенча инженер, инженер-программист, инженер-конструктор, хисапчы, икътисадчы, товар белгече, психолог, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең әйдәп баручы инженеры, ЮХИДИ транспорт чараларын тәэмин итү бүлеге инженеры, техник бүлек инженеры, эксплуатация һәм юл хәрәкәте иминлеге бүлеге механигы, автотранспортны ремонтлау буенча остаханә начальнигы, юл әйләнеше остасы, хәрәкәт составы хезмәте мастеры, кладовщик, кондуктор, диспетчер, менеджер, кассир, хәрәкәт составын юучы, автомобиль йөртүче, аккумуляторчы, пресслаучы, токарь, электромонтер, коючы, контролер, пешекче, кухня, маляр, слесарь, җыештыручы, ишегалды җыештыручы, йөк төяүче һ.б.

Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләрен алдылар. Эш эзләүче буларак исәптә торучы 24 кеше эшкә юллама алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International