Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүче көненә йомгак ясады

2022 елның 22 апреле, җомга

21 нче апрель көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 5нче төзәтү колониясе вәкилләре катнашында эш бирүче көне узды.

Эш эзләүчеләргә 10 вакансия тәкъдим ителде: хисапчы, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы инспекторы, баш энергетик, инженер-техник тәэмин итү технигы, янгын сүндерүче, производство участогы начальнигы, производство участогы мастеры, кече инспектор, тәэмин итү бүлеге инженеры. Тәкъдим ителгән вакансияләр буенча хезмәт хакы 20 мең сумнан башлана.

Чарада 11 кеше катнашты. Эш бирүче көне барышында эш эзләүчеләр предприятие вәкиле белән шәхси әңгәмә вакытында тәкъдим ителгән вакансияләр, хезмәт өчен түләү системасы, социаль гарантияләр һәм ташламалар турында тулы мәгълүмат алдылар.

Барлык гражданнар мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International