Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге мәҗбүри күченүчеләр өчен эш бирүче көне үткәрде

2022 елның 29 апреле, җомга

Бүген «Васильевский» шифаханәсе базасындагы вакытлыча урнаштыру пунктында яшәүче Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүче көне оештырды.

«Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖнә экскурсия барышында гражданнар эш шартлары һәм режимы, комбинат тарафыннан бирелә торган ташламалар һәм социаль гарантияләр белән таныша алдылар.

Чарада 11 кеше катнашты, шуларның 4 эшкә урнашырга теләк белдерде. Эш бирүче 6 вакансия тәкъдим итте, алар арасында теплицада эшләүче, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, электрик, тракторчы, слесарь-сантехник.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International