22 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. Чарада 10 оешма вәкилләре катнашты: «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП, «Максат-1» ҖЧҖ, «Снежинка» ҖЧҖ, «Татэлектромонтаж» АҖ, «Әлмәт спецтехника» ҖЧҖ, «Яңа дулкын» КГ ҖЧҖ, ТР буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ФДУ төзәтү колониясе-8, шәхси эшмәкәр А.А. Иктисанов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, шәхси эшмәкәр К.Г. Печникова. Эш эзләүчеләргә 29 вакансия тәкъдим иттеләр: пешекче, сатучы-консультант, сатучы, чәчтараш, ярдәмче эшче, көч челтәрләре һәм электр җиһазлары буенча электромонтажлаучы, реклама буенча менеджер һ.б.
Вакансияләр ярминкәсендә 58 кеше булды. Чара нәтиҗәләре буенча эшкә 11 юнәлеш бирелде.