Әлмәтнең «Россия эше» кадрлар үзәгендә территориальара онлайн-әңгәмә үткәрделәр

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

15 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә онлайн-әңгәмә форматында эш бирүче көне узды. Чара кысаларында «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП вәкилләре Лениногорск шәһәреннән килгән эш эзләүчеләр белән аралаштылар.

Видеоэлемтә барышында предприятиенең кадрлар хезмәте вәкиле дәгъва кылучыларга эш шартлары һәм режимы, хезмәт хакы күләме, шулай ук тулай торактагы бүлмә / урынны рәсмиләштерүдә ярдәм итү мөмкинлекләре турында сөйләде. Гражданнарга автобус һәм троллейбус йөртүчеләренең, күчмә составны ремонтлау һәм электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарьларның, электромонтерның вакансияләре тәкъдим ителде.

Эшкә урнашырга теләүчеләрнең анкеталары якын арада Әлмәткә җибәреләчәк, ә эш бирүченең онлайн-сөйләшүендә тәкъдим иткән вакансияләре Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүмати стендларында урнаштырылган.

Эш бирүчеләрнең һәм эш үзләүчеләрнең онлайн-ярминкәләрдә һәм әңгәмәләрдә катнашу өчен заявкалары (8553) 32-34-95 телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International