21 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А. Таҗетдинова Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган гражданнарны вакытлыча урнаштыру пунктында, Яшел Үзән муниципаль районының «Васильево» шифаханәсендә булды.
Клара Алексеевна гражданнарның яшәү шартлары белән танышты, алар белән сөйләште, сорауларга җавап бирде. Аерым игътибар гражданнарны эшкә урнаштыру, белем, һөнәри тәҗрибә һәм теләкләрне исәпкә алып, вакансияләр сайлау мәсьәләләренә бирелде. Якын көннәрдә хезмәт законнары нормалары нигезендә гражданнарны эшкә урнаштыру өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү тәмамланачак.
Шул ук вакытта вакытлыча урнаштыру пунктында Яшел Үзән Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан «Тандер» АҖ катнашында эш бирүче көне оештырылды.
Эш бирүче Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган гражданнар өчен 8 вакансия тәкъдим итте, алар арасында сайлап кладовщик, төягеч йөртүче, машина слесаре, тегүче, товар хәрәкәте белгече, техник хезмәткәр.
Чарага 20 кеше килгән, эшкә урнашырга теләүчеләрнең бишесе кабат әңгәмәгә язылган.
Чара барышында эш эзләүчеләр предприятие вәкилләре белән шәхси әңгәмә вакытында вакансияләр, хезмәт өчен түләү системасы һәм социаль гарантияләр турында тулы мәгълүмат алдылар.