Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә «Мәгариф. Карьера – 2022» уку һәм эш урыннары ярминкәсе уздырды.
Ярминкәдә Яшел Үзән һәм Казанның 8 уку йорты вәкилләре катнашты: Яшел Үзән медицина училищесы, Яшел Үзән механика көллияте, Казан сәүдә-икътисад техникумы, Казан педагогика көллияте, Казан технология һәм дизайн көллияте, Казан тимер юл транспорты техникумы, «ТИСБИ» көллияте, А.П. Обыденнов ис. Казан автотранспорт техникумы, шулай ук «А.М. Горький ис. Яшел Үзән заводы» АҖ, «Серго ис. завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССУ 34 вакансия тәкъдим иттеләр.
Уку һәм эш урыннары ярминкәсендә 537 8-9 сыйныф укучылары булды. Белем бирү учреждениеләре вәкилләре балаларны һөнәрләр, кабул итү кагыйдәләре һәм шартлары белән таныштырдылар, мастер-класслар үткәрделәр. Балалар игътибарына уку йортларының фото- һәм видеопрезентацияләре, буклетлар, брошюралар тәкъдим ителде. Укучылар укытучылар белән генә түгел, студентлар белән дә аралаша алдылар.