2 февральдә Төбәк белән идарә итү үзәгендә «Яхшы эшне кайдан табарга?» темасына туры эфир узды. Министр Эльмира Зарипова спикер булды һәм татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.
2 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге биш предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе үткәрәчәк. Чарада катнашалар: «КАМАЗжилбыт» ҖЧҖ, «СЕДАН» фильтрлар заводы» АҖ, «Чаллы водоканалы» ҖЧҖ, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ, «Ремдизель» АҖ.
Сыр яратсаң, ләкин кибеттә яки базарда кирәкле сыйфатлы продукт сатып ала алмасаң, нишләргә? Җавап – аны үзеңә җитештерергә. Яхшы сырга ихтыяҗ Лилия Кашапованы үз эшен ачу турында уйланырга дәртләндергән дә инде.
24 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Кориб» Компанияләр төркеменең HR-бүлеге белән берлектә «HR. Һөнәрдә иң яхшысы» мастер-классы оештырылды. Чарада шәһәрнең 14 предприятиесе вәкилләре катнашты.
28 гыйнварда «Бомбей» боулинг-үзәгендә XXII Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче яшьләрнең спартакиадасы кысаларында боулинг буенча ел саен уздырыла торган турнир булды. Турнир 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Канидиевка багышланган иде.
Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы Аяз Ямалетдинов катнашында җыелыш узды. Чарада Әлмәт шәһәре прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе Рената Павлова, Әлмәт шәһәрендә «Россельхозбанк»ның өстәмә офисы идарәчесе Елена Кудряшева катнаштылар.
Март ахырына Татарстан Республикасы башкаласында казанлыларны кабул итү өчен территориаль идарәләр белән бердәм үзәк һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү өчен фронт-офис булдырылачак. Мәшгульлек үзәге белгечләре гражданнарны Казанда теркәлү урынына бәйсез рәвештә кабул итәчәк.
18 гыйнварда Зәй муниципаль районы администрациясендә эш бирүчеләр белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырышта Зәй районы предприятиеләренең, оешмаларының, учреждениеләренең кадрлар хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
17 гыйнварда эшче һөнәрләрне һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру программасы һәм «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәре «Россия эше» кадрлар үзәге һәм Яр Чаллы политехник көллияте һөнәри юнәлеш бирүче «Карьера көне» чарасы уздырдылар.
2022 елда Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарны укытуны оештыруда актив катнашты.