22 мартта Яр Чаллы шәһәренең 68 нче махсус коррекцион гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә «Навигатор» һөнәри юнәлеш бирү проектын тормышка ашыруның яңа этабы тәкъдир ителде – «Велосипед остаханәсе» юнәлеше буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кабинетын ачу. Проектның төп максаты – коррекцион мәктәпләр укучыларын эшче һөнәрләре белән таныштыру.
Чарада «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова, «Союз-Регион» компанияләр төркеме» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Ляпунов, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков, «СТФК «КАМАЗ» ҖЧҖ башкарма директоры Роман Бардин, «Россия эше» кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хайрова һ. б. катнашты. Кунаклар һәм чарада катнашучылар өчен мәктәп укучыларының иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды, «Велосипед остаханәсе», «Ландшафт дизайны», «Кунакханә эше», «Юл хәрәкәте иминлеге» кабинетлары буенча танышу экскурсиясе үткәрелде. Шулай ук «Навигатор» һөнәри юнәлеш бирү проектының презентациясе тәкъдим ителде.
Очрашу барышында проектның мөһимлеге турында сөйләделәр. Ул балаларга теге яки бу һөнәрне сынап карарга, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алырга, үзләренең һөнәри потенциалын тормышка ашырырга уникаль мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, «Навигатор» проектының идея илһамчысы һәм иганәчесе «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Андрей Ляпунов булды. Проект өстендә эш узган елның җәендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен 68 нче мәктәп базасында башланды. Монда ландшафт дизайны кабинеты җиһазландырылган. Атнага дүрт тапкыр дәрестән тыш эшчәнлек вакытында мәктәп укучылары микрояшеллек үстерү вариантларын өйрәнәләр. Инде хәзер мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча 15 яшүсмер «Горзеленхоз»ААҖдә эшли.
Балалар өчен велосипед остаханәсендә мастер-класслар үткәрелә, алар велосипедны ремонтларга өйрәнәләр. Шулай ук мәктәптә «Кунакханә эше» кабинеты җиһазландырылган, анда яшүсмерләр ризык әзерләргә һәм клиентларга хезмәт күрсәтергә өйрәнәләр.