Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге «АК БАРС» БАНК ГАҖ вәкиле белән очрашу үткәрде. Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында оештырылды.
Кадрлар үзәге белгечләре мәшгульлек хезмәте тарафыннан 2023 елда гамәлгә ашырыла торган чаралар турында хәбәр иттеләр. Шулай ук эшче һөнәрләр буенча персонал җитмәү мәсьәләсе һәм әлеге проблеманы хәл итү вариантлары турында фикер алыштылар.
Кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре эш бирүчегә яңа сервислар һәм өстәмә хезмәтләр тәкъдим иттеләр:
- гарантияле әңгәмә оештыру һәм үткәрү;
- предприятие презентациясен оештыру һәм үткәрү;
- онлайн әңгәмәләр үткәрү.