14 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә, гомумән республика буенча кебек үк, «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең беренче этабы старт ала. Ярминкәнең төп максаты икътисад өчен өстенлекле предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү генә түгел, ә карьера траекторияләрен төзү һәм перспективалы һөнәрләр турында мәгълүмат бирү.
Чара КФУның Яр Чаллы институты (филиалы) Инжиниринг үзәгендә узачак: Тынычлык проспекты, 13А. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Эшкә урнаштыру ярминкәсенә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова старт бирәчәк.
Чарада эш бирүчеләр, белем бирү оешмалары, эшсезләр, карьера траекториясен үзгәртергә ниятләгән гражданнар, студентлар, чыгарылыш укучылары, югары сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашачак.
Ярминкә барышында шәһәрнең 45 эре предприятиесе хезмәт хакы 40 меңнән 120 мең сумга кадәр булган 1500дән артык вакансия тәкъдим итәчәк. Катнашучы эш бирүчеләр арасында «КАМАЗ» ГАҖ, «Ремдизель» АҖ, «УК «ТрансТехСервис» ҖЧҖ, «КОРА» ҖЧҖ, «Трубострой» ҖЧҖ, «КОРИБ» КТ һ. б.
Барлыгы 7 мәйданчык оештырылачак.
Ярминкәдә, эш бирүчеләрнең вакансияләре белән беррәттән (1 нче мәйданчык), югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары булачак (2 нче мәйданчык), алар укучыларны иң кирәкле һөнәрләр буенча укыту программалары белән таныштырачак.
Аерым өченче мәйданчыкта мәшгульлек хезмәте белгечләре һәм экспертлар үз эшләрен ачарга теләүче гражданнар өчен «Бизнес-старт» клубы үткәрәчәк. «Кече бизнес – зур перспективалар» дүртенче мәйданчыгында уңышлы бизнес вәкилләре чыгышы планлаштырыла.
«Россия эше» кадрлар үзәге белгечләре интерактив мәйданчыктагы укучыларга һәм студентларга булачак һөнәрләрен сайларга, иң кирәкле юнәлешләр турында белергә ярдәм итәчәк. Шулай ук бу бишенче мәйданчыкта психолог консультацияләрен алырга мөмкин булачак. «Эзләү. Һөнәр. Карьера» карьера остаханәсе, резюме төзү буенча мастер-класс, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү чаралары оештырылачак.
Ярминкәдә катнашучылар үзләренең һөнәри компетенцияләрен арттыру яки ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укыту, эшкә урнашканда яки башка төбәккә күченгәндә ярдәм алу турында белә алачаклар, шулай ук барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча киңәшләшә алачаклар.
Онлайн-әңгәмәләр өчен мәйданчыкта дәгъвачылар республиканың ерак төбәкләреннән эш бирүчеләр белән аралаша алачак.
Моннан тыш, Инжиниринг үзәге каршында мәшгульлек хезмәтенең мобиль офисы эшләячәк – бу 7 нче мәйданчык.
«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең икенче этабы 23 июньгә планлаштырылган. Федераль этап өчен махсус «Россия эше» порталының аерым бите булдырылачак, анда дәгъвачылар барлык төбәкләрнең эш бирүчеләренең иң яхшы тәкъдимнәре белән таныша алачак.