ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар уздырганнар.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнар белән мәгълүмати сәгать уздырганнар. Чараның максаты: тарихи белемнәрне тирәнәйтү, армиянең каһарманлыгы, халыкның батырлыгы мисалында патриотик хисләр тәрбияләү.

22 июнь көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды.

Бүген Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Елена Гыйзитдинова  Хәрби һәм хезмәт даны музее базасында чара оештырган. Ул тарихи хәтерне, гореф-гадәтләрне һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклауга, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева һәм «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Алинә Салихова балигъ булмаганнар өчен район прокуратурасына экскурсия оештырганнар.

21 июнь көнне Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Гөлия Агелова волонтерлар һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән мастер-класс үткәрде.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

20 июнь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге балалар белән «Таң атканда, балалар йоклаганда» дигән патриотик чара уздырылган.


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Чтобы помнили» Бөтенроссия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган документаль фильм күрсәтелде. Чарада 35 социаль хезмәт алучы һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International