Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Хәтер шәме» акциясенә кушылды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Мәсәлән, Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр катнашты. 1941 елның 22 июнендә сугыш башлануы турында кыскача тарихи белешмә яңгырады. Җыелучылар кулларында ут кабызып, бер минут тынлык белән бу куркыныч сугышта һәлак булучыларны искә алдылар. Аннары «Хәтерләсеннәр өчен» дигән документаль фильм күрсәтелде.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында акциядә катнашырга теләүчеләр актлар залында җыелды. Культорганизатор Наталья Котова совет кешеләренең тормышына сугышның бик тиз кереп китүен, аның барысы өчен дә нинди куркыныч фаҗига булуын искә төшерде. Социаль хезмәт алучылар тематик презентация карадылар, хезмәткәрләр белән бергә «Изге сугыш» җырыннан өзек җырладылар. Кабызылган шәмнәрдән ясалган өстәлдә интернат-йортта яшәүчеләр 1941 санын куйдылар, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Буа интернат-йортында бу истәлекле көнне хәрби җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Учреждение хезмәткәрләре һәм карамагындагылар хәтер шәмнәрен кабыздылар һәм акцияне бер минут тынлык белән тәмамладылар.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре «Без хәтерлибез. Без горурланабыз» дигән чара уздырды. Катнашучылар «1941 елның 22 июне» документаль фильмын карадылар. Аннан соң хезмәткәрләр үзләренең туганнары-ветераннары турында искә төшерделәр һәм сөйләделәр. Аннары шәмнәр кабыздылар һәм метроном тавышлары астында җирдә азатлык һәм тынычлык өчен гомерләрен корбан иткән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Югары Ослан районында урнашкан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре дә үз карамагындагы балалар белән бергә «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар.

В Верхне-Отарском детском доме-интернате, предназначенном для граждан, имеющих психические расстройства, воспитанники посмотрели видеоролик о первых днях войны, а затем вместе с воспитателем Гульчачак Сиразиевой зажгли свечи и участвовали в минуте молчания.

Мероприятия в рамках всероссийской акции состоялись и в других учреждениях социального обслуживания республики.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International