Бүген Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Елена Гыйзитдинова Яшел Үзән хәрби һәм хезмәт даны музее базасында чара оештырган. Ул тарихи хәтерне, гореф-гадәтләрне һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклауга, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Мәгълүмати сәгатьтән соң чарада катнашучылар «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар, ә соңыннан үзләренең тыныч күк өчен көрәшкән бабалары турында сөйләделәр.
Баулы районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Гүзәл Газиева һәм Альбина Гәрәева 1нче социаль участокта Михаил Комлевның «Хәтерләсеннәр өчен» дигән документаль фильмын карауны оештырганнар. Кино күрсәтүдән соң балигъ булмаган хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бүген Баулының «Шатлык» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик чара узган. Балалар Мәңгелек ут янында митингта катнаштылар, аннары тернәкләндерү үзәгендә флешмоб булды, хәрби тематикага видеороликлар карау оештырылды.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен төркемле дәрес уздырды. Балалар открыткалар һәм рәсемнәр ясадылар, аннан соң Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел тулуга багышланган «Хәтерләсеннәр өчен» фильмын карадылар һәм хис-кичерешләр белән уртаклаштылар.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән шулай ук тематик чара уздырдылар. Өлкән кешеләр һәлак булган солдатларны, тыл хезмәтчәннәрен бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашу «Сугыш шулай башланды» дигән документаль фильм карау белән тәмамланды.
Хәтер һәм кайгы көне кысаларында Лениногорск районының «Көмеш» яшьтәге волонтерлары «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгендә булдылар. Социаль хезмәт алучылар һәм социаль хезмәткәрләр игътибарына «Хәрби җыр тормышыннан» дигән музыкаль программа тәкъдим ителде. Катнашучылар Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар иҗат итү тарихы турында белделәр, кунаклар белән бергә таныш куплетлар да җырладылар.
Минзәлә районы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә багышланган чара узган. Балалар Бөек Ватан сугышы турында белемнәре белән уртаклаштылар. Соңыннан аларга сугыш еллары видеоматериаллары күрсәтелде.