Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар уздырганнар.
Тәрбияләнүчеләргә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең батырлыгы турында сөйләделәр. Балалар «Хәтерләсеннәр» дигән документаль фильм карадылар. Шулай ук педагоглар тарафыннан оригами техникасында күгәрчен һәм кызыл канәфер ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Җиңү паркында тернәкләнүчеләр һәлак булган сугышчыларны искә алдылар, мәңгелек утка һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Моннан тыш, учреждение фойесында «Бу безнең хәтердә мәңгегә» дигән темага рәсем күргәзмәсе оештырылды. Ә 22 июнь көнне хезмәткәрләр хезмәт алучылар белән бергә Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чара тарихи хәтерне саклау, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан үткәрелде.