Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.
Чараның максаты инвалид балаларны Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция белән таныштыру иде. Балалар Кукмара районыннан сугыш ветераннары исемлеге белән таныштылар һәм бер минут тынлык белән исән калган геройларны искә алдылар.
«Музейда булу балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә, туган як өчен горурлык, үткәннәргә хөрмәт уята», – ди учреждениенең социаль педагогы.