«Здравушка» тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр геройларны искә алдылар

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды.

Учреждение директоры Татьяна Муллаянова җыелучыларга Бөек Ватан сугышы башлану датасын искә төшерде. Ватанны немец илбасарларыннан саклаган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, шуннан соң экранда совет солдатларының беренче сугышчан гамәлләре һәм батырлыклары турында документаль видеоролик күрсәтелде. Сугыш башлану тарихы фильмнар аша күрсәтелде.

Чара үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International