Саба районында «Хәтер чәчәге» акциясе узды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

21 июнь көнне Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Гөлия Агелова волонтерлар һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән мастер-класс үткәрде.

Балалар батырлык һәм ныклык символы – кызыл канәфер ясадылар. Үз куллары белән ясаган чәчәкләрне Мәңгелек утка салдылар. Шулай итеп тыныч күк өчен көрәшкән кешеләрне искә алдылар.

Үткәрелгән акция тарихи грамоталылыкны үстерүгә, үсеп килүче буында патриотизм хисе, Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International