20 июнь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге балалар белән «Таң атканда, балалар йоклаганда» дигән патриотик чара уздырылган. Чара балаларның Бөек Ватан сугышы, совет халкының батырлыгы турында белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән иде. Шулай ук очрашу гражданлык бурычы, батырлык, Җиңүне якынайткан кешеләргә рәхмәт хисләре турында күзаллауны формалаштыруга ярдәм итте.
Бөек Ватан сугышының беренче минутлары турында документаль фильм карау бөтенесенә кызык булды. Бу чарага алар алдан әзерләнделәр: сугышчылар һәйкәленә бардылар, мемориалга чәчәкләр салдылар, сугыш темасына сәнгать әдәбияты белән таныштылар, «Балалар күзлегеннән сугыш» дигән балалар рәсемнәре конкурсында катнаштылар.
Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренә караганда, бик мөһим һәм балаларга кирәк. Алар үсеп килүче буынны игелеклерәк итә, үз Ватаныңны яратырга һәм өлкән буынга хөрмәт белән карарга өйрәтә.