Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Чтобы помнили» Бөтенроссия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган документаль фильм күрсәтелде. Чарада 35 социаль хезмәт алучы һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты.
Карау барышында катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән таныштылар, аларга сугыш вакытында авыр сынаулар аша узарга туры килде. Бу кешеләрнең батырлыгы тыныч күк йөзе бүләк итте.
Балаларга мәдәни-әхлакый һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан 18 июнь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Якупова «А зори здесь тихие» дип исемләнгән нәфис фильм карауны оештырды. Мәктәп яшендәге балалар әлеге картинаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, әсәрнең авторы турында биографик мәгълүматлар белделәр.
Фильм тәмамланганнан соң тәрбияләнүчеләр тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар фильм патриотизмга өйрәтә, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияли, дип билгеләп үттеләр.