Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева һәм «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Алинә Салихова балигъ булмаганнар өчен район прокуратурасына экскурсия оештырганнар.
Таныштыру экскурсиясен шәһәр прокуроры Рамил Әскәров үткәрде. Ул балаларны хезмәткәрләр белән таныштырды, прокуратура бинасы буенча уздырды. Аннары прокурор кабинетына юнәлделәр, анда Рамил Әскәров балаларга әлеге дәүләт органы эшчәнлеге турында сөйләде, «Хокук бозу» һәм «Җинаять» төшенчәләрен аңлатты. Шулай ук балалар җинаять җаваплылыгы нинди яшьтән башлануын белделәр. Аралашу барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.