Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнар белән мәгълүмати сәгать уздырганнар. Чараның максаты: тарихи белемнәрне тирәнәйтү, армиянең каһарманлыгы, халыкның батырлыгы мисалында патриотик хисләр тәрбияләү.
Балаларга 1941 елның 22 июне – ул Бөек Ватан сугышының озын 1 418 көн һәм төне, иң авыр сынауларның берсе, дип искә төшерделәр. Балалар сугыш турында китаплар күргәзмәсе белән таныштылар, Мамадыш районы геройлары турында белделәр. Соңыннан сугышта һәлак булганнар истәлегенә хәтер шәмнәре кабызылды.
Мондый чара патриотизм, Ватаныбызның героик үткәненә карата хөрмәт хисен формалаштыруга ярдәм итә.