Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 39 888 берәмлекне тәшкил итте.
Октябрь–ноябрь айларында эш һәм хезмәткәрләр эзләү буенча hh.ru сайтында «Татпромстан» ҖЧҖендә булган вакансияләр урнаштырылган. Әмма буш эш урыннары булу турындагы тиешле мәгълүмат мәшгульлек хезмәте органнарына бирелмәгән.
РИА Новости экспертлары 2025 ел нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләренең йомгаклау рейтингын әзерләгән.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Үзгәреш җиле» клубы әгъзаларының Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эш бирүчеләргә хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Екатерина Гарифуллина белән әһәмиятле очрашуы узды. Чара яшьләрне уңышлы социальләштерүгә ярдәм итү максатыннан оештырылган. Очрашу балаларга һөнәри мәнфәгатьләрен билгеләргә һәм эшкә урнашуны планлаштырырга ярдәм итте.
«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» 2023 елның 12 декабрендәге 565-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирергә тиеш.
«Казан ит комбинаты» ҖЧҖ билгеләнгән вакыт эчендә «Россия эше» платформасында мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирмәгән.
Татарстан hh.ru онлайн-рекрутинг платформасы тарафыннан төзелгән Россия төбәкләре арасында эшкә урнашу перспективалылыгы рейтингында беренче урынны алды. Республика 68 балл җыеп, хезмәт базарын комплекслы бәяләү буенча абсолют лидер булды.
Бу атнада «Батырлар Татарстан геройлары» программасында катнашучы Рәсүл Таспенов Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәгендә өч көнлек стажировка үтте. «Хакимият органының аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыру» юнәлеше буенча практика кысаларында ул республика кадрлар үзәкләренең структурасы һәм функцияләре белән танышты, Казан шәһәре идарәләрендә булды.
Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 40 502 берәмлекне тәшкил итте.
Татарстан Республикасында «Россия эше» кадрлар үзәге иректән мәхрүм итү урыннарындагы затларга ярдәм итү буенча зур эш башкарды. 2025 елда үзәк белгечләре УФСИНның 54 учреждениесендә 144 күчмә чара оештырган, анда 1 400 хөкем ителүче профконсультация алган.