Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 50 541 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 30 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (15,1 мең эш урыны);
- 23,4 % сәнәгатьтә (11,8 мең эш урыны);
- 9,2 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,7 мең эш урыны);
- 6,7 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,4 мең эш урыны);
- 3,4 % транспортта (1,7 мең эш урыны);
- 1,3 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,7 мең эш урыны);
- 0,5 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 25,5 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (12,9 мең эш урыны).
3 599 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.