Соңгы биш елда Татарстан икътисадына 92 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Республикада мәшгульлек дәрәҗәсе Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак, әмма билгеле бер дисбаланс саклана: 49 мең вакансия булганда рәсми рәвештә 3,6 мең эшсез теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Бөтенроссия Эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабын уздыруга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.
Фаразларга караганда, 2032 елга республикада эшләүчеләрнең уртача еллык саны якынча 17 мең кешегә артырга тиеш. Иң зур үсеш транспорт, сәламәтлек саклау, һөнәри эшчәнлек, мәгълүматлаштыру һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә көтелә. Шул ук вакытта ел саен 51 меңнән артык эш урынын биләү таләп ителәчәк.
Министр урынбасары сүзләренчә, «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен республика берничә инструмент куллана.
«2026 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр кадрлар ихтыяҗын фаразлау өчен, биш мең оешма арасында сораштыру үткәрелә. Шулай ук «Россия эше» порталы аша максатчан укыту турында шартнамәләр төзүнең ачык механизмы кертелде, 2027 елга инде 3 120 уку урынына заявкалар җыелган», – дип хәбәр итте Клара Таҗетдинова.
Икенче нәтиҗәле корал – Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе, аның төбәк этабы нәкъ бер атнадан, 17 апрельдә узачак. 350 дән артык предприятие һәм 25 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында шулай ук «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы үткәрелә. Узган ел татарстанлылар җиде призлы урын алды, бу республикага гомумроссия рейтингын җитәкләргә мөмкинлек бирде.