Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 53 604 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 34,3 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (18,4 мең эш урыны);
- 28,7 % сәнәгатьтә (15,4 мең эш урыны);
- 8,2 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,4 мең эш урыны);
- 5,8 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,1 мең эш урыны);
- 3,1 % транспортта (1,6 мең эш урыны);
- 2 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (1,1 мең эш урыны);
- 0,4 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 17,5 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (9,4 мең эш урыны).
3 816 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.