Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 46 107 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 32,8 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (15,1 мең эш урыны);
- 28,7 % сәнәгатьтә (13,3 мең эш урыны);
- 8,2 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (3,8 мең эш урыны);
- 4 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,8 мең эш урыны);
- 2,8 % транспортта (1,3 мең эш урыны);
- 1,3 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,6 мең эш урыны);
- 0,3 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,1 мең эш урыны);
- 21,9 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,1 мең эш урыны).
3 467 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.