«Казанькомпрессормаш» АҖ базасында Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе әгъзалары булган предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Чара барышында 2025 елда эшчәнлек йомгаклары һәм агымдагы елга стратегик планнар турында фикер алыштылар. Татарстанның хезмәт базарындагы агымдагы вәзгыять турында министр Эльмира Зарипова сөйләде. Ул югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен мәгариф учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре арасында тыгыз хезмәттәшлек кирәклегенә аерым игътибар бирде.
Фото авторы: «Казанькомпрессормаш» АҖ редакция бүлег