Премьер-министр Михаил Мишустин Россиядә хезмәт базарын тотрыклы дип атады

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

«Хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы. Бездә эшсезлек дәрәҗәсе түбән саклана – 2,2 %. Әгәр дә кеше яңа белгечлек алырга һәм шуның белән хезмәт хакын арттырырга тели икән, моның белән дә ярдәм итәбез», – дип билгеләп үтте Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел дәүләт ярдәме белән 120 меңгә якын кеше яңадан укыту узган һәм күпчелеге эшкә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International