Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен мәшгульлек үзәгенә экскурсия оештырылды.
Балалар өчен үзәк буйлап экскурсия уздырдылар, заманча хезмәт базарындагы вәзгыять һәм вакансияләр банкы турында сөйләделәр. Кунаклар шулай ук мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында да белделәр. Алга таба балалар кешегә кирәкле барлык мәгълүматны алырга мөмкинлек бирә торган заманча терминаллардан файдаланырга өйрәнделәр.
Оешма хезмәткәре белән әңгәмә барышында балаларда хезмәт базарында яңа һәм перспективалы һөнәрләр мәсьәләсе аеруча кызыксыну уятты. Шулай ук яшь кунакларны эшсез гражданнарга түләнә торган пособиеләр, нинди сораулар белән алар мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алулары кызыксындырды.