Республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы

2026 елның 13 марты, җомга

Татарстанда хезмәт базары тотрыклы булып кала. Бүген «Россия эше» платформасында республика эш бирүчеләре тарафыннан 48 мең вакансия игълан ителгән. Һәр эшсезгә 12 дән артык тәкъдим туры килә. Бу хакта туры эфирда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Мотивация һәм эшләргә теләк кенә булсын – юнәлешләр буенча да, түләү дәрәҗәсе буенча да сайлау мөмкинлеге бар», – дип ассызыклады ведомство башлыгы.

Министр сүзләренчә, хезмәткәрләргә ихтыяҗ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күзәтелә – 15 мең вакансия, икенче урында – сәнәгать.  

«Татарстан Республикасы – авиатөзелеш, машина төзелеше, сәнәгать производствосы флагманы. Шуңа күрә безнең сәнәгатьтә 10 меңгә якын вакансия бар. Лидерлар өчлегенә шулай ук тар белгечләр таләп ителгән сәламәтлек саклау һәм мәгариф кебек тармаклар керә», – диде Эльмира Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International