ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Балаларның танып белү активлыгын үстерү максатыннан 3 сентябрьдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты тәрбиячесе Наталья Королева балаларны көзге агачларның үзенчәлекләрен билгеләргә һәм табигать күренешләрендә матурлыкны күрергә өйрәтте.


9
июнь, 2023 ел
җомга

Гади экологик белемнәр һәм күзаллаулар формалаштыру, табигатькә һәм барлык тереклеккә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 8 июньдә Алексеевскның «Кайгырту» социаль приютында социаль педагог Лилия Ещева һәм педагог-психолог Наталья Конова балалар белән «Чиста урман» экологик десанты үткәрделәр. Чара «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында оештырылды.

5 июньдә узган Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен татар китапханәсенә бару белән истә калды, анда учреждение хезмәткәрләре балалар белән «Безнең төп дуслар – һава, урман һәм су» темасына әңгәмә корды.


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

26 майда Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын җыештыру оештырылды. Акциядә «Россия эше» кадрлар үзәгенең 20 белгече актив катнашты. Үзәк хезмәткәрләре «Прибрежный» паркында урман массивы территориясен җыештырдылар.


12
май, 2023 ел
җомга

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы алты кеше «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылды.


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна–2023» республика акциясе кысаларында Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өмә оештырылды. Чараның максаты – хезмәткәрләрне һәм тәрбияләнүчеләрне табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында 3 нче мәктәп активистлары «Сайрый торган кошлар» экологик акциясен үткәрделәр.


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

28 мартта Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сыерчыклар килде» акциясе старт алды.


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан салават күпере» программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияче Анжелика Пушкова өлкән малайлар төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес үткәрде.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге, Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» Гаилә, аналык һәм балачак мәдәни үсеше һәм социаль ярдәм үзәге белән берлектә, РФ Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә гранты акчасына быел «Үзебезне дәвалыйбыз – табигатьне гарипләндерәбез» дигән проектны тормышка ашырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International