Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге, Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» Гаилә, аналык һәм балачак мәдәни үсеше һәм социаль ярдәм үзәге белән берлектә, РФ Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә гранты акчасына быел «Үзебезне дәвалыйбыз – табигатьне гарипләндерәбез» дигән проектны тормышка ашырдылар.
«Веста» үзәге белгечләре, медицина көллияте волонтерлары белән берлектә, балигъ булмаган балалар арасында экологик белем бирү, шулай ук шәһәр һәм район халкы арасында мәгълүмати-агарту акцияләре үткәрделәр, өй шартларында яраклылык срогы чыккан даруларны дөрес утильләштерү турында буклетлар тараттылар.
Проектны тормышка ашыруда катнашу өчен «Гаилә» үзәге директоры Дарья Хуҗина «Веста» социаль ярдәм үзәгенә рәхмәт хаты тапшырды.