«Кайгырту» приютында экологик десант үткәрделәр

2023 елның 9 июне, җомга

Гади экологик белемнәр һәм күзаллаулар формалаштыру, табигатькә һәм барлык тереклеккә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 8 июньдә Алексеевскның «Кайгырту» социаль приютында социаль педагог Лилия Ещева һәм педагог-психолог Наталья Конова балалар белән «Чиста урман» экологик десанты үткәрделәр. Чара «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында оештырылды.

Балалар урман хуҗалыгы территориясен чистарту буенча акция үткәрделәр, чүп-чар, коры ботаклар җыйдылар. Экологик десант балаларның социаль приютта ничек тату яшәвенең күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International