26 майда Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын җыештыру оештырылды. Акциядә «Россия эше» кадрлар үзәгенең 20 белгече актив катнашты. Үзәк хезмәткәрләре «Прибрежный» паркында урман массивы территориясен җыештырдылар.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.