Түбән Каманың «Балкыш» приютында экологик дәрес узды

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан салават күпере» программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияче Анжелика Пушкова өлкән малайлар төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес үткәрде.

«Әйләнә-тирә табигать – баланың акылын гына түгел, әхлакый сыйфатларын да үстерү чыганагы. Хайваннарга, чәчәкләргә һәм табигать күренешләренә уңай караш тудыру бик мөһим», – ди приют тәрбиячесе.

Дәрестә балалар Татарстанның хайваннар дөньясы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Яшүсмерләр республика табигатенең үзенчәлекләре, Татарстан территориясендә 400дән артык хайван төре һәм 27 дистәгә якын кош төре яшәве турында белделәр. Дәреснең икенче өлешендә балалар игътибарына «Бүре сукмагы буйлап» фәнни-популяр фильмы тәкъдим ителде.

Дәрес экологик культураны формалаштыруга һәм балаларның Татарстан Республикасының табигате турындагы белемнәрен киңәйтүгә юнәлтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International