Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы алты кеше «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылды.
Өлкәннәр Идел ярын, шулай ук елгага якын урман җиренең кечкенә өлешен чүп-чардан чистарттылар. Хезмәт десанты барышында берничә чүплек, чәчелгән пластик һәм пыяла шешәләр, төзелеш материалы һәм башка чүп-чар җыйдылар.
«Ачык һавада мондый экологик чаралар табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли, яшәүчеләрнең физик сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә, аларны әйләнә-тирә мохитне саклау буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итә», – дип билгеләп үтте хезмәт буенча инструктор Ирина Телицына.