5 июньдә узган Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен татар китапханәсенә бару белән истә калды, анда учреждение хезмәткәрләре балалар белән «Безнең төп дуслар – һава, урман һәм су» темасына әңгәмә корды. Балалар һавасыз һәм сусыз күпме вакыт торып була икәнен күз алдына китерделәр. Танып белү мультфильмнарын караган вакытта алар кешенең урманга нинди зыян китерә алуын аңладылар.
Бу көнне китапханә хезмәткәрләре приютта тәрбияләнүчеләргә «Китапханәнең туган көне» конкурсында катнашкан өчен грамоталар тапшырдылар, шулай ук балаларга табигать һәм хайваннар турында наклейкалар бүләк иттеләр.