2 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр «Исәнме, якты җәй» дип исемләнгән әдәби-уен сәгатендә катнаштылар. Әлеге чараны «Кызыл Шәрык» мәдәният йорты китапханәсе базасында Татьяна Счастлива оештырды. Дәреснең максаты – табигатьне саклауга аңлы караш тәрбияләү.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Безнең як кошлары» дигән танып-белү чарасы уздырганнар.
«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан елга ике тапкыр – язын һәм көзен – республиканың барлык муниципаль районнарында 2010 елдан бирле үткәрелә.
28 апрельдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия – территория «Эколят – молодых защитников Природы» Бөтенроссия акциясе кысаларында экологик дәресләр оештырылды. Чаралар табигатькә сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина «Кояш, Һава һәм су» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 3 нче социаль участокта узган дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Яшел планета» түгәрәге кысаларында «Чиста чишмә» дигән экологик десант оештырдылар. Чараның максаты – балаларның игътибарын район территориясендә чишмәләрне өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү, экологик культура формалаштыру.
14 апрельдә Бөгелмә «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү кысаларында танып-белү чарасы үткәрелде. Дәресне тәрбияче Ирина Храмова үткәрде.
Акциянең максаты булып урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, шулай ук социаль хезмәтләр алучыларны җәмәгать тормышына җәлеп итү тора.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар әйләнә-тирәлекне саклау эшенә кулдан килгәнчә өлеш кертергә телиләр. Алар «Җир Сәгате» Бөтендөнья акциясендә катнаштылар.
«Түбән Кама» милли паркы хезмәткәре Юлия Лукьянова Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик агарту чарасы үткәрде. Балаларга кыр шартларында фототозаклар белән эшләү турында сөйләделәр. Аларны башкача урман камералары дип атыйлар.