Министрлык хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашты

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан елга ике тапкыр – язын һәм көзен – республиканың барлык муниципаль районнарында 2010 елдан бирле үткәрелә.

Акциянең максаты – урманнарның уңай санитар торышын тәэмин итү, шулай ук халыкның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү. Быел акциянең язгы этабы 18 апрельдә старт алды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре дә Татарстан урманнарын саклауга үзләренең өлешен кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International