28 апрельдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия – территория «Эколят – молодых защитников Природы» Бөтенроссия акциясе кысаларында экологик дәресләр оештырылды. Чаралар табигатькә сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Акция кысаларында тәрбиячеләр балаларны урманны һәм анда яшәүче җан ияләрен саклый торган уйдырма экогеройлар белән таныштырдылар. Шулай ук балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Үз эшләрендә балалар туган як табигатенең матурлыгын сурәтләделәр, планетадагы барлык тере җан ияләрен сакларга өндәделәр.
Дәреснең гамәли өлешендә тәрбиячеләр һәм үзәк карамагындагылар балалар мәйданчыгы территориясен көнкүреш чүп-чарыннан һәм коры яфраклардан чистарттылар.