«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр «Кызыл Шәрык» мәдәният йортында булдылар

2022 елның 3 июне, җомга

2 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр «Исәнме, якты җәй» дип исемләнгән әдәби-уен сәгатендә катнаштылар. Әлеге чараны «Кызыл Шәрык» мәдәният йорты китапханәсе базасында Татьяна Счастлива оештырды. Дәреснең максаты – табигатьне саклауга аңлы караш тәрбияләү.

Балалар рус халык әкиятләре буенча викторинада, конкурсларда катнаштылар, уеннар уйнадылар, җәй темасына табышмаклар чиштеләр. Бу күңелле ял минутлары иде. Балалар экология темасына көч, җитезлек, белемнәр белән көч сынашты.

Соңыннан барлык катнашучылар да татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International