Буа интернат-йорты карамагындагылар «Чиста урман» акциясенә кушылды

2022 елның 1 апреле, җомга

Акциянең максаты булып урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, шулай ук социаль хезмәтләр алучыларны җәмәгать тормышына җәлеп итү тора.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар якын-тирә урман территориясен җыештырдылар. Анда социаль хезмәт алучылар еш була: кышын чаңгыда шуалар, җәен скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр һәм дару үләннәре җыялар. Акция кысаларында өлкәннәр урманда чүп-чар җыйдылар. Алар урманның бөтен территориясен дә колачламасалар да, бик зур һәм файдалы эш башкардылар.

«Табигатьтә санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк, чөнки чүп-чар кешеләр һәм тулаем табигать өчен куркыныч тудыра», – ди социаль хезмәтләр алучы Евгений Николаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International