«Язгы игелек атнасы» акциясе дәвам итә

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Яшел планета» түгәрәге кысаларында «Чиста чишмә» дигән экологик десант оештырдылар. Чараның максаты – балаларның игътибарын район территориясендә чишмәләрне өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү, экологик культура формалаштыру.

Зур Фролово авылы янында белгечләр балаларга Изге Пантелеймон чыганагы барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Балалар бу урынның ел әйләнәсе кешеләрне җәлеп итүен белделәр. Җирле халык бу чишмәне изге дип атый.

Әңгәмәдән соң балалар зур теләк белән чишмә янында чүп-чарны җыештырдылар. Эштән соң арысалар да, рәхәтләнеп кечкенә генә пикник оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International