«Яңарыш» үзәгендә балаларга экологик тәрбия бирү

2022 елның 15 апреле, җомга

14 апрельдә Бөгелмә «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү кысаларында танып-белү чарасы үткәрелде. Дәресне тәрбияче Ирина Храмова үткәрде.
Чара барышында тәрбияләнүчеләр актив рәвештә экологик разминка сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, экологик биремнәр чиштеләр, тере пантомима күрсәттеләр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе сүзләренә караганда, мондый чаралар балалар һәм яшүсмерләр арасында экологик белемнәрне популярлаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International