Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Безнең як кошлары» дигән танып-белү чарасы уздырганнар.
Чараның максаты: каурыйлыларның күптөрлелеге белән таныштыру, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Очрашу кысаларында «Бөгелмә скаутлары» волонтерлар отряды балалары Рамилә Батуллина җитәкчелегендә кошлар, аларның фауна дөньясындагы урыны турында сөйләделәр. Тернәкләнүчеләр «Гаҗәеп кошлар дөньясы» викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр, кошлар турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.
Чара ахырында волонтерлар тернәкләндерү үзәге территориясен яшелләндерү өчен агачлар һәм куак культуралары бүләк иттеләр.