Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина «Кояш, Һава һәм су» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 3 нче социаль участокта узган дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты.
Белгеч катнашучыларны өч командага бүлде. Һәр төркем үз эмблемасын ясаган һәм девиз уйлап тапкан. Биремнәрне үтәп, балалар дөрес туклану, көн режимы, шәхси гигиена кагыйдәләре, начар гадәтләрнең булмавын расларга тырыштылар. Үткәрелгән теманы ныгытырга конкурслар һәм табышмаклар ярдәм итте.
Дәрес ахырында катнашучылар начар экология сәламәтлекне начарайтырга ярдәм итә, дигән нәтиҗәгә килделәр, тискәре йогынтыны минимальләштерү өчен, файдалы гадәтләргә ия булырга кирәк.