ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

10 март көнне «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм юрисконсультанты йогышлы авырулар хастаханәсенең хезмәт коллективы белән мәгълүмати очрашу үткәрде.

10 март көнне Тәтеш муниципаль районында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучыларның өйләренә бару оештырылды.


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021-2022 елларда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру чаралары турында» 2021 елның 13 февралендәге 77 номерлы карары нигезендә ай саен «Караучы» хезмәте күрсәтүнең сыйфатын һәм күләмен контрольдә тоту гамәлгә ашырыла.


5
март, 2022 ел
шимбә

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында «Караучы» стационар алыштыручы технологиясе гамәлгә ашырыла.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында яңа технология – йон җепләре кулланып аз хәрәкәтләнүче кешеләрне тернәкләндерәләр. Шәфкать туташы Мехри Мамедова җитәкчелегендә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар күпчелек өчен гадәти эш белән шөгыльләнәләр – җепләрдән йомгак ясыйлар. Йонның рельеф структурасы, пөхтәлек һәм төгәллекне таләп итә торган монотон хәрәкәтләр – болар барысы социаль хезмәтләр алучыларның вак моторикасын стимуллаштыра.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәресләр уздырылган.


25
февраль, 2022 ел
җомга

24 нче февральдә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә вак моториканы торгызу буенча социаль-тернәкләндерү чарасы уздырылды.


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес уздырганнар.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән эшлекле киңәшмә узды.

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен дәвам итә. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтүне караучы туганнары, социаль хезмәткәрләр, шулай ук сиделкалар уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International