«Ышаныч» белгечләре стационар алыштыручы технологияләрнең ничек тормышка ашырылуын даими тикшереп торалар

2022 елның 5 марты, шимбә

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында «Караучы» стационар алыштыручы технологиясе гамәлгә ашырыла.

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә ай саен хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм күләмен контрольдә тоту гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, февраль ахырында Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече тарафыннан әлеге хезмәт күрсәтүнең сыйфатын чираттагы тикшерү үткәрелде.

Социаль хезмәт алучылар һәм аларның туганнары ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында эшне оештырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International