Түбән Кама «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Карау һәм тернәкләндерү мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Күптән түгел эшкә урнашкан социаль хезмәткәрләр өчен социаль эш буенча белгеч Г.М. Сабирова «Куркынычсыз пространство оештыру» дигән темага дәрес үткәрде.
Өй шартларында өлкән яшьтәге гражданнарны карау алымнарына өйрәтүне күздә тоткан «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә кертү кысаларында 17 нче март көнне Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече шәхси дәрес үткәрде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр уздыралар. Чираттагы дәрес инсульт кичергән һәм мөстәкыйль хәрәкәт итә алмый торган 1 төркем инвалидның куркынычсыз хәрәкәт итүенә багышланган иде.
Түбән Кама районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре мәгълүмати чаралар үткәрделәр. Аларда озак вакытлы карау системасы белән колачланган чит кеше ярдәменә беренче дәрәҗәдә мохтаҗ социаль хезмәтләр алучылар катнаша.
Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Резедә Габдрахманова Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен укытуны дәвам итә.
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районыннан Нина Ижутова инсульттан соң 3 ай эчендә озак вакытлы карау системасының социаль пакеты кысаларында күрсәтелгән хезмәтләр ярдәмендә бушлай тернәкләнде. Социаль пакет буенча бушлай хезмәтләр «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 2021 елның июненнән бирле күрсәтелә.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасының барлык районнарында өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект кертелде. 2021 елның июненнән Татарстанда озак вакытлы карау системасы белән колачланган инвалидлар һәм өлкән кешеләр түләүсез социаль пакет ала алалар, ул типизация процедурасыннан соң билгеләнә.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында «Гарденотерапия» технологиясен кулланып, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләүнең комплекслы ысулы кулланыла.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Яр Чаллы шәһәре Автозавод районының сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы активы белән мәгълүмати очрашу уздырды.
Социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген камилләштерү, социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм аларны күрсәтү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын эчке контрольдә тота.